Программалар

 

 Музыкаль биеклек

Музыкаль Олимпта кызу көрәш!

Яшьлек дәртеме, әллә тормыш тәҗрибәсеме,
Яңа ташкынмы, әллә сыналганнармы?
Музыкаль биеклектә бары ЛАЕКЛЫлар гына калачак!
ТMTV телеканалы ПРЕМИЯСЕНƏ санаулылар гына лаек булачак!
Якшәмбе кичке алтыда TMTV телеканалында музыкаль олимп хуҗасын бергәләп ачыклыйк!

Тулырак мәгълүмәт >>>>

 ЖырлаОКе

Җырчы буласың киләме?
Бары тик синең өчен генә музыкаль шоу! Бары тик син белгән хитлар! Иң шәп алып баручы –Фирдус Тямаев синең өчен сәхнәне кыздырачак.
Кушылып безнең белән җырла, талантыңны безгә күрсәт. Бар дөнья сине ишетсен.
TMTV йолдызлар кабыза…

Тулырак мәгълүмәт >>>>

 Топ-клип

Иң яхшы клиплар хит-парады!

Бары тик монда– иң яңа клиплар!
Бары тик монда – атна саен яңа премьера!
Бары тик монда – иң «халыкчан» тавыш бирү!
Яраткан җырчыгызның уңышы бары тик сездән генә тора!

Тулырак мәгълүмәт >>>>

 

 Тәмле көрәш

Белгәнебезчә, кухня – фатирда иң популяр урын,
ә ризыклар һәм ашау турында сөйләшүләр – ИҢ ТӘМЛЕЛӘРЕ!!!
Шуңа күрә кухня турындагы тапшырулар – ИҢ карала торган,
ИҢ популяр һәм бик өметле!

Тулырак мәгълүмәт >>>>

Музыкаль каймак

Алып баручы эфирда SMS тавыш бирү нәтиҗәсе буенча билгеләнгән иң яхшы 15 җыр тәкъдим итә.

Алып баручылар — популяр татар эстрадасы башкаручылары һәм “Татар радиосы” ди-джейлары.

Тулырак мәгълүмәт >>>>

kaimak

 Шоу Без

Сез яраткан артистларыгызны мондый атмосферада беренче тапкыр күрәсез.
Татар шоубизнесының чын йөзе, эксклюзив кадрлар, беркем ишетмәгән хәлләр, актуаль яңалыклар, сәхнә арты тормышы, иҗат җимешләренең премьералары, гримсыз артистлар… – бары тик “ШоуБез” тапшыруында

Тулырак мәгълүмәт >>>>

 Яшьлек тавышы

Без яраткан геройларыңны бер урында җыйдык. Индеец, вампир, пират дисеңме…барысыда бездә. Татар эстрадасының “энерджайзеры” — Мөнир Рахмаев хыялларны чыңга ашыра. TMTV каналы синең өчен яңа мөмкинлек ача. Мөнир Рахмаев беренче булып сезгә әле таныш булмаган җырчыларның иҗатын ачырга әзер. Күрми калма!

Тулырак мәгълүмәт >>>>

 Концерт залы

Һәр атна саен “TMTV” каналында Сезнең яраткан җырчыгызның концерты!
ТМТВ ның концерт залына рәхим итегез!

Тулырак мәгълүмәт >>>>

 

Яндекс.Метрика