10 мең кунаклы тәүге туган көн!

Безгә 1 яшь!!! 

Ураааа!!!! Яраткан Тамашачым!!! Ниһаять, без өлкән туганыбыз “Татар радиосы” белән уртак туган көнебезне үткәрдек.

Яңа, заманча, музыкаль “ТМТВ” каналына 1 яшь булса, миллионнар мәхәббәтен яулаган  “Татар радиосы”на 11 яшь тутырдык!!! Безне котларга эстраданың популяр җырчылары  Раяз Фасыйхов, Алинә Бәширова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ильмира Нәгыймова, Мурат Гайсин, Ленар Сәйфиев, Алинә Сафиуллина, Илдар Әхмәтов, Алинә Шәрибҗанова, Мөнир Рахмаев, “Эссе”, Альбина Апанаева, Ләйсән Гимаева, Илназ Бах, Иркә, Ландыш, Әлфинә Әзһәмова һ.б да килде. Яңгырдан курыкмый безнең мәхәббәт аңлатуыбызны кабул итәргә килгән 10 000 тамашачыны күреп без  гаҗәпләндек тә, сөендек тә!!! Моның өчен Зур рәхмәт сезгә тамашачым.

Әлеге вакыйганы күрми калганнар өчен без сезгә әлеге чарадан фотолар тәкъдим итәбез! Тагын бик күп бәйрәмнәрне бергәләшеп, гөрләшеп үткәрергә язсын безгә, кадерле тамашачым!

                        

“ТМТВ” каналын кара! “Татар радиосын” тыңла! Концертларга кил!!! Без Сезне яратабыз! Бергә булыйк!!!

3 сегодня

Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир