Филүс гаиләсе белән кайда ял итә?

Җәй күп кенә артистлар өчен кызу эш вакыты булса, кайберәүләр аны үз рәхәтенә дә үткәрә. Шундыйларның берсе — Татарстнның атказанган артисты Филүс Каһиров! Юк, юк, Филүс тә җәйнең күпмедер өлешен эшләп уздырган: Җәй башында сабантуйларда эшләп, тамашачылар белән очрашып тордык, ди ул. Ә хәзер исә Җырчы гаиләсе белән Башкортостан якларында кунак итә! «Башта минем әти-әни янында ял итсәк, хәзер хатыным Эльмираның туган ягына кайттык,»-дип уртаклашты Филүс. Җырчы гаиләсе белән табигатьтә ял итә: балык тота, җиләк җыя, су коена икән. “Саф һавада рәхәт, табигать кочагында олы улым белән туп типсәк, кечкенәсе әнисе белән безне күзәтеп тора, дип уртаклашты җырчы. Филүс шулай итеп яңа сезонга көч туплый.

aKOWCxC6tFQ

Яндекс.Метрика