Гөлназ Халикованың тагын бер улы бар!

Татар эстрадасының моңлы җырчыларының берсе, Гүзәл Уразованың сеңлесе Гөлназ Халикова бәби алып кайткан. Әлеге шатлыклы вакыйга турында аның апасы – Гүзәл Уразова үз инстаграмында язган иде. Исегезгә төшереп узабыз, Гөлназның Рөстәм исемле улы бар иде. Әти –әнисе исә егеткә энекәш бүләк иткән. Сабыйга инде Тимур дип исем биргәннәр. Без Халиковлар гаиләсен, әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Улыгыз сау-сәламәт, акыллы булып үссен!

ks4EIV0BM1M

Яндекс.Метрика