Дилә белән Апанай бергә ял итә!

Дилә Нигъматуллина белән Альбина Апанаева ял итәргә киткән. Кызлар җылы якларны Марий Эль өлкәсенең чиста һавасына алыштырган. Җырчылар Диләнең туган авылы Мазарбашта ял итә. Кызларның инстаграм аккаунтында күргәнсездер инде. Алар анда печән дә чаба, чүп тә утый, өйдә юа. “Күптәннән шулай авылга кайтып ял итәсе килә иде. Мондагы матурлык, рәхәтлек – сүз белән аңлатып бетергесез. Ләкин озакка кайтмадык шул, инде китәр вакыт та җитте,” дип уртаклашты Дилә. Ял кыска булганда гына аның тәмен тоеп була, кызлар! Эшләргә дә кирәк!

htQ4rIjm3zM sPugZjnauIU wJ5OJUjeA0s

Яндекс.Метрика