Татар эстрадасында тагын бер шатлык!

Бәби бум дәвам итә! Татарстанның халык артисты Илсаф дәү әти булган! Аның кызы – Энҗе кыз бала алып кайткан. Җырчы әлеге хакта инстаграм аккаунтында хәбәр итте:

«Зур шатлыгым белән уртаклашам! Кызыбыз Энҗе, кияүебез Руслан кыз бала алып кайттылар. Әти-әнисе белән бергә, бәхетле, иманлы булып усәргә, озын гомерле булырга насыйп ит Ходаем!!» — дип язган ул

Котлыйбыз, Илсаф әфәнде!

Оныгыгыз сау-сәламәт булып, тигез гаиләдә, бәхетле булып үссен!

FmxVQ6O2kWI

Яндекс.Метрика