Лилиядән яңа җыентык!

Топклип тапшыруын алып баручы, татар эстрадасының гүзәл чәчәкләренең берсе – Лилия Хәйруллина икенче альбомын чыгарган! Мин дә кошлар нәселеннән” дип аталган дискка барысы 18 җыр кергән. “Җыентык өстендә бик күп хезмәт куйдым. Тамашачы аны яхшы кабул итәр дип ышанам. Йөрәк түреннән үткәргән җырлар, җырлаган вакытта тойган хисләр – барысы да тамашачы күңеленә үтеп керер. Җырларым моңсу вакытта юатыр, күңелле чакта тагы да дәрт өстәр дип өметләнәм”, — ди Лилия.

B6nwu7TahSc

Яндекс.Метрика