Хәния Фәрхи һәм Илнар Сәйфиев роддомннан кайткан

Бу көннәрдә Хәния Фәрхинең олы кызы Алия 3 кило да 800 граммлык баһадир алып кайткан. “Әле дә оныгым туганга ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит ул!” – дип сөенә популяр җырчы. “Хәзер бездә өч көн рәттән бәйрәм: 30-ы минем туган көн, 31 – оныгымныкы, ә 1-нче июнь тормыш иптәшем Габделхәйнеке” – дип өстәде ул. Изге Рамазан аенда тугач, балага Рамазан исемен кушырга телиләр. Хәния Фәрхине һәм аның гаиләсен зур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, сабыйның исән-сау үсүен телибез. 

Шулай ук күптән түгел Илнар Сәйфиевның да гаиләсе тулыланды. Бер бала белән түгел, икәү белән. Җырчының тормыш иптәше Ләйсән кызы Ләйләгә иптәшкә сеңелкәш белән энекәш алып кайткан. Сабыйлар да, Ләйсән дә үзен яхшы хис итәләр. Балаларга Аяз белән Айзилә дип исем кушканнар.

 

tbl7861125 ThnGRJQQEc8

Яндекс.Метрика