Мөнир өйләнә!

Кемдер икенчегә, өченчегә бала алып кайта, ә кемдер хаман да өйләнә алмый, гәрчә бик теләсә дә. Мөнир Рахмаев: “Быел өйләнәчәкмен!” – дип белдерде. Әле кемгә өйләнәсен белми, ләкин өйләнәчәген төгәл белә. “Йөрәгем белән сизәм, әти-әниләр дә кайткан саен килен сорап интектерәләр”, – дип уртаклашты җырчы. Мөнир бүгенге көндә өч кыз белән аралаша, ләкин берсе күңеленә ятмый. “Яшь чакта менә популяр булам да, акча күп эшлим, акча булганда мәхәббәт табу авыр түгел дип уйлый идем, хәзер ялгышканымны аңладым. Хәзер үз ярыңны табу тагын да авыррак. Аңлап булмый, ул сине яратамы, әллә синең кесәңнеме” – дип борчуларын ачты җырчы.
8_HzcW8GbSM DWwo2t6GUUs

Яндекс.Метрика