Татар сәнгатендә зур югалту…

15 июньгә каршы төндә татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде.
“Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, ул озакка сузылган каты авырудан соң, инсульт кичергәч, апрельдә 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган булган. Соңрак Казанның 7 нче хастаханәсенә уңайлы палатага күчерелгән. Җырчының хәле 16сы көннең кичендә начарланган.
Татар милләтенә хезмәт иткән, татар моңын үстерүгә зур көч куйган Әлфия апаның туганнарының,якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Мәрхүмә белән хушлашу 17 июньдә, шимбә көнне, сәгать 9.00дә Татар дәүләт филармониясендә булачак.

YsrnYHB4oe8

Яндекс.Метрика