Гөлназ Батталова яңа һөнәр үзләштерә

XP7WcqgNSicБу җырчылар бер дә урында тормый инде, ә! Берсе клип төшерсә, икенчесе профессиональ рәвештә бию белән шөгыльләнә башлаган. Күптәнге хыялын тормышка ашырып, Гөлназ Батталова бию студиясенә язылган. “Азрак булса да бии белә идем инде, ләкин биюнең дә асылы бар – аны өйрәнү җиңел түгел”, дип уртаклашты Гөлназ. Җырчы декабрь аенда танылган бию студиясе “Todes”ның отчет концертында була, һәм шуннан соң ул “Мин дә биергә тиеш” дигән карарга килә. Озакка сузмый гыйнвар аеннан ук студиягә языла.

Гөлназларның төркеменең инде зур җиңүе дә бар! Бию фестивалендә катнашып, алар югары дәрәҗәгә ия булалар. Җырчы монда гына тукталып калырга теләми, киләчәктә биюле чыгышлар ясап, тамашачыларны шаккаттырырга әзерләнәм, ди Гөлназ.6tsuZyDYU6Y

Яндекс.Метрика