1 май – бәйрәм?

1 май бәйрәме дә гөрләп узып китте! Татар эстрадасы йолдызлары бу көнне ял иткәнме, әллә өй эшләре белән шөгыльләнгәнме? Соруларга җавап асты! Укыйбыз!

k641HdQAchool-jv-7-1yM

Нәркис Зиннатуллинның авылында 1 май – җыештыру бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Авылдашлар белән урамны чистартабыз, көлешеп, сөйләшеп рәхәтләнеп эшлибез, дип уртаклашты Нәркис. Ә кич көне җырчы дуслары белән мунча кереп, шашлык кыздырып бәйрәм иткән.

Алсу-Азат Фазлыевлар гаиләсе беренче май бәйрәмендә башкалар кебек ук ял итә. Аллага шөкер, җылы, кояшлы көн булды, ди Алсу. Чөнки кечкенә вакытта карга боткасына бик барасы килеп, Алсу бәйрәм көнне яңгыр яугач ничек кәефсезләнгәнен әле дә хәтерли. Бүгенге көндә, эш күп булу сәбәпле, Алсу да, Азат та туганнары белән сирәк очраша икән. Шуңа күрә ялларда Фазлыевлар балалары белән авылга, туганнары янына кайткан.

Ел саен Хәния Фәрхи 1 май бәйрәмнәрендә тир түгеп эшли, соңыннан гаиләсе белән рәхәтләнеп ял итә икән. Җырчы фикеренчә якыннарың белән эшләү ял итүгә караганда рәхәтрәк тә әле. Эш сөючән, тырыш җырчыбызга кушылып, без дә шул ук фикерне хуплыйбыз.

Ризат мәктәптә укыганда класслары белән тауга менеп, бәрәңгеләр, шашлыклар пешереп күңел ачуларын искә төшерде. Шулай ук җырчы авылда койма артларын, урамнарны җыешытырып, өй юуларын да искә алды. Ә быел исә Рамазановлар гаиләсе бәйрәмне Сабада уздырган. Эшләдек, соңнан рәхәтләнеп ял иттек, диде Зинирә.

NV3w62rgUWkqWzPun3hKYEКүргәнегезчә җырчылар да тырма белән себеркенең нәрсә икәнен белә. Бәйрәмнәрне ял итеп кенә түгел, эшләп уздыралар алар.

Яндекс.Метрика