Алимә Сафина эштән киткән …

OazdKV86YQQ

Танылып килүче җырчы кызыбыз Алимә Сафина эшеннән киткән. Моңа кадәр ул бухгалтер булып хезмәт иткән була. “Дүрт ел сәүдә үзәгендә бухгалтер булып эшләдем, ләкин бар энергиямне иҗатка бирү өчен киттем. Эшем ялкытты, ул өлкә минеке түгел”, — ди җырчы. Эшеннән дә киткән берничә яңа җыр язып өлгергән дә инде. Тагын бер иҗат җимеше өстендә эшлим дип тә белдерде җырчы. Шулай ук Алимә үзен формада тотар өчен көн саен спорт белән шөгыльләнүен дә җиткерде. Ә без үз чиратыбызда сиңа зур уңышлар, тамашачы мәхәббәте теләп калабыз, Алимә!

Яндекс.Метрика