Гөлдания Хәйруллина китап чыгара.

gA_6IzII2dQ 8nQmoy5AWJo

Эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина мәрхүм ире, композитор, популяр җырлар авторы Рөстәм Хәйруллинның җырларыннан китап чыгарырга планлаштыра. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән интервьюсында әйткән.

“Эшләрем күп, аның өчен дә, үзем өчен дә эшлисем бар. Мин аның исемен дә яшәтергә тиеш, — ди Гөлдания Хәйруллина. — Рөстәм 3000нән артык җыр язып калдырды. 100гә якын җыры кергән китапны әзерләп бетердем инде”, – ди җырчы. Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллин китап чыгаруның бик авыр хезмәт булуын белдерә. Шулай да көзгә китапны чыгарып, җырчылар белән аның презентациясен үткәрергә хыяллана.

Яндекс.Метрика