Раниль Нуриев дуэт яздырыр өчен талант эзли

2ArzaG9iNe0

Татар эстрадасының танылган җырчысы, күп кенә кызларның йөрәген яулаган Раниль Нуриев мегаконкурс игълан иткән. Конкурс кагыйдәләре бик гади. Раниль Нуриевның теләсә кайсы җырын башкарып, Вконтакте, яки инстаграмга урнаштырырга һәм махсус хештэглар куярга кирәк. Соңрак җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк. Ә нәтиҗәләр исә, 8 март көнне, Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичәдә игълан ителер дип көтелә.

Барлык катнашучыларга да зәвыклы һәм кыйммәтле бүләкләр әзерләдек, дип белдерде оештыручылар. Ә җиңүче җырчы белән дуэт яздыру хокукына ия булачак. Бүләкләрдән тыш, Раниль үзенә ошаган җырларны шәхси битендә урнаштырачагын да белдерде.

Дуслар, бәйгедә катнашырга ашыгыгыз. Конкурсның шартларын, кагыйдәләрен Ранильнең фан төркемендә таба аласыз – https://vk.com/ranilnurievfan .

Яндекс.Метрика