Elvin Greyга багышлап татуировка ясаткан!

Ywp8O0zJ8oo

Җырчыларның фанатлары күп булуы, һәм аларга төрлечә мәхәббәт аңлатуларын беләбез. Ләкин аларга багышлап татуировка ясатканнары юк иде әле… Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә  яшәүче Анжелика популяр җырчы Elvin Grey – Радик Юльякшиның сурәтен аягына тату итеп ясаткан. Үзенең мәхәббәте кайнар икәнен исбатлап, кыз тату ясатуын видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә урнаштырган. Видео астына: “Сиңа минем мәхәббәтем мәңгелек” дип язган ул. Кызның фотоларыннан күренгәнчә татуировка аның аягына ясалган. Шунысын да искәртеп үтик, Анжелика социаль челтәрләрдә үзен «Анжелика Грей» дип йөртә икән.

Радик Юльякшин хәтта әлеге язманы үз битенә урнаштырган. Җырчы шулай ук бу яңалыктан гаҗәпкә калуын да белдергән. “Мин шок хәлендә. Сүзем юк”, — дип язган ул. Анжелика моңа җавап итеп «үпкән» смайлик җибәргән.

Социаль челтәрләрдә Радик бу хәлдән соң ул кызга өйләнергә тиеш, дигән фикерләр дә йөри. Кем белә бит, кем белә…

Яндекс.Метрика