Алсу һәм Азат Фазлыевларны котларга ашыгыгыз!

LQf-FfKgnAE

Татар эстрадасының танылган дуэты Алсу һәм Азат Фазлыевлар яңа фатирга күчкән. Күчүен күчкәннәр, ләкин әле бер көн дә өйдә кунганнары юк икән. Гел эштә, дип елмаялар алар. Бер бүлмәле фатирдан күчкәннән соң балалар рәхәтләнә генә. 3 бүлмәне бер итеп, сугышалар, йөгерешәләр дип уртаклашты җырчылар. Шулай ук Алсу өч бүлмәле фатирда яшәү рәхәт булса да арыта – бүлмәдән бүлмәгә йөрергә дә озак, ди.

Фазлыевлар гаиләсе фатирга Коръән укыткан, ләкин зурлап өй ашы уздырмаганнар әле. Әлеге дә баягы өйдә тормау белән бәйле. Тиздән өй туе утырачакбыз, диде Алсу.

Безне дә кунакка чакырырга онытмагыз, Фазлыевлар! Котлыйбыз сезне! Яңа фатир – яңа сөенечләр генә алып килсен!

NsomTggZ1_0 q5riAgUX180

Яндекс.Метрика