Премия ТМТV 2017

!950-413-тмтв-афиша-премия-тмтв-с-артистами-15-04-17

2017 нче елның язында TMTV телеканалына 5 яшь!

15 нче апрельда “Пирамида” күңел ачу залында Икенче телевизион музыкаль ТМТV Премиясен тапшыру тантанасы да әлеге дата белән бәйле булачак.
Чарада татар эстрадасының иң текә, танылган җырчылары, татарстан республикасының танылган шәхесләре көтелә.
Йолдызлар арасыннан иң-иңнәре генә ТМТV Премиясе белән бүләкләнәчәк.

Ел саен уздырыла торган Беренче татар музыкаль телевизион Премияләр тапшыру тантанасы 2016 нчы елда 2 апрель узган иде.
Онытылмаслык образлар, иң кайнар хитлар – барысы да булды. Бүгенге көндә дә тамашачыларыбыз аның якты мизгелләрен безнең сайтыбызда күрә ала.
Узган елны тамаша башланыр алдыннан йолдызлар, мөхтәрәм кунаклар кызыл келәмнән узган иде. Быел да әлеге традиция сакланып калачак.
Кызыл келәмгә килгән тамашачыларның кумирлары белән “сэлфи” ясау мөмкинлеге дә каралган.

100 артык номинант 45 номинация Хитлар
2016 нчы ел дәвамында ТМТV каналында тамашачылар мәхәббәтен яулаган 100 дән артык җырчы ТМТV Премиясе лаутреаты булыр өчен көч сынашачак. Аларның 45нә генә бәхет елмаячак.
Бары тик 45 җырчы гына статуэткага ия булачак!
ТМТV Премияләрен тапшыру тантанасында бары тик популяр җырлар гына башкарылачак.

Биш ел дәвамында ТМТV телеканалы татар эстрадасының иң “тәмле”, кабатланмас клипларын трансляцияләүче, тамашачыларын яңадан-яңа җырлар, сыйфатлы тапшырулар белән сөендерүче телеканал. ТМТV эфирга чыккан көннән алып моңлы җырларны,  татар эстрадасының тарихын саклап килә, моңа өстәп яңа экспериментлардан курыкмыйча алга бара. Шуңа күрә дә быелгы Премия «5 ел – иң яхшысын сайлап» девизы астында үтәчәк.

Узган елны Премия югары дәрҗәдә узды. Моны сез “Шоубез” программасы репортажында күрә аласыз. Биредә Премия тапшыру тантанасының иң текә номерлары, номинантлар, лауреатлар фикере һәм әлбәттә сәхнә артындагы ыгы-зыгы тупланган.

 

Беренче ТМТV Премияләрен тапшыру тантанасы 2016 нчы елның 2 нче апрельда узган иде.
Онытылмаслык образлар, татар эстрадасының иң кайнар хитлар – барысы да иң югары дәрәҗәдә узды!

 

ОЕШТЫРУЧЫЛАР

Лого БМ Logo 400 Tatar Radio NEW2016

 

Телефон1 Телефон2 Телефон3

Яндекс.Метрика