ТМТВ Яңа ел каршылый!

Син дә Яңа ел бәйрәмен ТМТВ белән каршы ал!

ng

31 нче декабрь көнне сез яраткан тапшырулар, яңа клиплар,17 нче “Татар җыры” фестивале, бәйрәм тапшырулары – барысы сезнең өчен!
Ә яңа елга аяк басканда безнең каналда “Җырчылар Җыелган Җирдә” караоке батлы булачак.
Моңынчы татар телевидениясендә булмаган тамашаны син күрергә тиеш! Яңа елны бергә каршылыйк!


Беренче гыйнвардан алып унынчы гыйнварга кадәр ТМТВ каналында бәйрәм дәвам итә!
Сез яраткан “Музыкаль биеклек”, “Яшьлек тавышы”, “Топ клип”, “Шоу без”, “Көлик әле”, “Әке-бәке” тапшыруларының бәйрәм чыгарылышлары дәвам итә!
Татар эстрадасының яңалыклары белән танышырга онытма! Тормыштан артта калма! Яңа ел каникулларын ТМТВбелән уздыр.

31 декабрь

11:00 “Тәмле көрәш” –  Элвин Грей белән Зәйнәп Фәрхетдинова балык кыздыра, салат ясый, Булат Бәйрәмовның сорауларына җавап бирә. Тормышларындагы кызыклы вакыйгаларны сөйли. Җырчылар тормышыннан шәхси фактлар белән танышасың килә икән карамый калма!

15:00 “Яшьлек тавышы” Мөнир Рахмаев хит-парад резидентларыннан “Яңа елга иң яхшы бүләк?” соравына җавап эзли. Карыйбыз, яраткан җырчылар өчен тавышлар юллыйбыз!

16:00 “Музыкаль Биеклек” алып баручысы Раниль Нуриев татар эстрадасы җырчыларының яңа елны кайда каршы алуларын беләчәк, һәм сезгә дә җиткерәчәк! Карарга онытма!

17:00 “ҖырлаОКе”да кунакта Алсу-Азат Фазлыевлар һәм Гөлназ-Илсур Шарипҗановлар гаиләсе. Кайсы дуэт җиңәр? Бәйрәм кичендә белербез!

18:00 “Шоубез”тапшыруының Яңа ел тапшыруында татар эстрадасының яңалыклары белән таныш, 17 нче алтын барс премияләрен алу тантанасыннан репортаж кара, сәхнә арты белән таныш! Йолдызларның кайнар яңалыкларын карарга онытма!

19:00 “Татар җыры 2016” Елның иң көтелгән тамашасы “Татар җыры” фестивален күреп өлгермәгәннәр өчен  ТМТВ каналында кабат әлеге тамашаны күрергә мөмкин булачак. “Татар җыры”ның тулы концертын карарга онытма!

23:00 “Җырчылар җыелган җирдә” Сәгать телләре уникегә якынлашканда безнең каналда кабатланмас, эксклюзив тамаша –җырлаоке-батл булачак. Бар татар эстрадасы бер сәхнәдә җыелачак. Күңелле булачак! Карамый калма!

23:55 Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Владимир Путинның Яңа ел котлаулары.

1 гыйнвар

0:05 Грандиоз «ҖҖҖ» караоке батлының дәвамы! Карамый калма! Кайсы команда җиңү яулавын белерсең.

9:00 “Тәмле көрәш” “Тәмле көрәш” тапшыруы 2013 нче елны ничек Яңа ел каршыладык икән? Искә төшерик! “Мунча ташы” эстрада театрының резидентлары нәрсә пешергән, алар нинди бүләкләр алып килгән булганнар? Сорауларга җавап табылыр!

10:00 “Тәмле көрәш” “Тәмле көрәш”нең 2014 нче елгы яңа ел тапшыруында кунакта Мөнир Рахмаев белән Хәмдүнә Тимергалиева булган. Алар Булат Бәйрәмовны нәрсә пешереп сыйладылар икән? Искә төшерик!

11:00 “Тәмле көрәш” Узган елны Булат Бәйрәмовка кунакка Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов килгән. Гаиләдә кем тәмлерәк пешерә, ә кем матуррак җырлый? Тапшыруыны карагач белербез!

12:00 “Концерт залы”нда TMTVпремияләрен тапшыру тантанасының тулы версиясен карый алачаксыз. Җыр-моң гына түгел, биредә татар эстрадасы йолдызларының башка сыймаслык образларын да күрергә мөмкин булачак.

20:00 “Шоубез” тапшыруында гадәттәгечә татар эстрадасының иң текә яңалыклары тупланган. Яңа клип, кызыклы фактлар – барысы да сезнең өчен! Моңа өстәп әлеге чыгарылышта танылган авторбашкаручы Гүзәлиянең иҗат кичәсеннән кызыклы репортаж да булачак.

21:00 “Музыкаль Каймак” Татар эстрадасының танылган йолдызларын туплаган хит-парадны карарга онытма!

2 гыйнвар

15:00 “Концерт залы” Гадәттәгечә ТМТВ сезне яңа концертлар белән таныштырып тора. Әлеге чыгарылышта күптән түгел генә УНИКС концертлар залында узган “Яна ел солянкасы”тамашасын карарга мөмкин булачак.

19:00 “Топклип” Тапшыруының иң матур 15 клибы һәм Айрат Ильясов сезнең экраннарыгызда булачак.

20:00 “Тәмле көрәш” Яңа елны каршыларга Булат Бәйрәмов янына Элвин Грей белән Зәйнәп Фәрхетдинова килгән. Кызыклы тапшыруыны карыйк. “Тәмле көрәш”тә кем җиңгәнен ачыклыйк!

21:00 “Яшьлек тавышы” Мөнир Рахмаев резидентлар белән яңа ел бүләкләре турында сөйләшәчәк. Кемгә нинди бүләк кирәк? Кем нинди бүләкләр алган?

3 гыйнвар

16:00 “ҖырлаОКе” тапшыруының Яңа ел чыгарылышы: ике иҗадый гаилә Гөлназ-Илсур Шарипҗановлар белән Алсу-Азат Фазлыевлар көч сынаша. Тапшыруыны кабат карап, кушылып җырлап утырыгыз!

17:00 “ҖырлаОКе” Фирдус Тямаевның кызыклы кунаклары белән таныш, кушылып җырла!

18:00 “ҖырлаОКе” 2016 нчы елны каршылаганда Фирдус Тямаев кунакка Айрат Ильясов, Мөнир Рахмаев һәм Булат Бәйрәмовны чакырган булган. Егетләрнең кызыклы тапшыруын искә алыйк!

19:00 “Музыкаль биеклек” Раниль Нуриев татар эстрадасы җырчыларының яңа елны кайда каршы алуларын беләчәк, һәм сезгә дә җиткерәчәк! Карарга онытма!

20:00 “Шоубез” тапшыруының Яңа ел тапшыруында татар эстрадасының яңалыклары белән таныш, 17 нче алтын барс премияләрен алу тантанасыннан репортаж кара, сәхнә арты белән таныш! Йолдызларның кайнар яңалыкларын карарга онытма!

21:00 “ҖырлаОКе” “ҖырлаОКе”да кунакта Алсу-Азат Фазлыевлар һәм Гөлназ-Илсур Шарипҗановлар гаиләсе. Кайсы дуэт җиңәр? Бәйрәм кичендә белербез!

4 гыйнвар

16:00 “Тәмле  көрәш” тапшыруына кунакка җырчылар гаиләсе Гүзәл Уразова белән илдар Хәкимов кунакка килгән иде. Аларның рецептларын искә төшереп,

17:00 “Тәмле көрәш”кә Булат Бәйрәмов 2015не елны каршыларга Мөнир Рахмаев белән татар эстрадасының легендарь җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваны чакырган булган. Әлеге матур чыгарылышны кабат сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

18:00 “Тәмле  көрәш” 2016 нчы елны каршылаган көнне Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов белән уздырганбыз. Әлеге тапшыруны кабат карап узыйк.

19:00 “Яшьлек тавышы” Мөнир Рахмаев кыш бабай ролендә, үз хит-парадындагы резидентларыннан яңа ел бүләкләре турында сораштыра. Кем нинди бүләк ярата, бәлки алар бүләк тапшырырга яраталардыр? Тапшыруыны карагач белербез.

20:00 “Тәмле көрәш” Элвин Грей белән Зәйнәп Фәрхетдинованы кабат экраннарда күрә алачаксыз.

21:00 “Музыкаль Каймак” Татар эстрадасының танылган җырчыларын туплаган хит-парадны карарга онытма!

5 гыйнвар

15:00 “Шоубез” Тапшыруда ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасыннан репортаж. Йолдызлар фикере, җырчылар чыгышы- барысы да сезнең өчен!

16:00 “Шоубез” тапшыруныда гадәттәгечә татар эстрадасының яңалыклары тупланган, моңа өстәп бу чыгарылышта танылган җырчы Чәчкә белән кызыклы  интервью да булачак.

17:00 “Шоубез” Кайнар яңалыкларга өстәп, бу чыгарылышта “Зө-ләй-лә” триосы белән кызыклы репортаж.

18:00 “Шоубез” тапшыруының  31 нче март көнне чыккан тапшыруында Элвин Грей белән кызыклы репортаж күрсәтелгән иде. Әлеге тапшыруны кабатлап тамашачыларыбызга тәкъдим итәбез. Популяр җырчының уй-фикерләрен ишетү мөмкинлеге тагын булачак.

19:00 “Топклип” тапшыруында Айрат Ильясов резидентлар белән сессиялар турында сөйләшә. Кайсы җырчыбыз имтиханнарга әзерләнгәндә шпаргалкалар ясаган, кайсылары төн йокламый әзерләнгән? Әлеге тапшыруны караганнан соң сорауларга җавап табылачак.

20:00 “ҖырлаОКе”да кунакта Алсу-Азат Фазлыевлар һәм Гөлназ-Илсур Шарипҗановлар гаиләсе. Кайсы дуэт җиңәр? Бәйрәм кичендә белербез!

21:00 “Шоубез” “Шоубез”тапшыруының Яңа ел тапшыруында татар эстрадасының яңалыклары белән таныш, 17 нче алтын барс премияләрен алу тантанасыннан репортаж кара, сәхнә арты белән таныш! Йолдызларның кайнар яңалыкларын карарга онытма!

6 гыйнвар

15:00 “Чуп – чарт”  Рамиль Агдеев белән Руслан Шакиров татар эстрадасының клипларына күзәтү ясый. Җыр-моң гына түгел, юмор хисенә дә бай тапшыруны карарга онытма!

16:00 “Чуп – чарт”  2

17:00 “Чуп – чарт”  3

18:00 “Музыкаль Каймак” Татар эстрадасының танылган җырчыларын туплаган хит-парадны карарга онытма!

19:00 “Музыкаль биеклек” Раниль Нуриев җырчыларның яңа елны кайда каршылаячакларын билгели.

20:00 “Концерт залы” 2015 нче елгы “Балалы солянка” концерты күрсәтеләчәк. Биредә сез танылган җырчыларның балалары белән таныша лачаксыз.

7 гыйнвар

15:00 “Чуп – чарт” 4

16:00 “Чуп – чарт” 5

17:00 “Чуп – чарт” 6

18:00 “Топклип”та сессия турында сөйләшәбез. Кем ничек имтиханнар тапшырган? Шпаргалкалар ясаганнармы алар?

19:00 “Яшьлек тавышы”бу тапшыруда Мөнир Рахмаев хит-парад резидентларының иҗат юлы белән танышачак. Алар кайчан җырлый башлаган? Музыкага мәхәббәт кайдан килгән аларга? Сорауларга җавапларны бу чыгарылышта ишетә алачаксыз.

20:00 “Җырчылар җыелган җирдә” татар эстрадасының танылган җырчылары, юмортист, алып баручылары – барысы да бер сәхнәдә. Җырлыйлар, бииләр, күңел ачалр. Сез дә безгә кушыл. Әлеге эксклюзив чараны күрми калма!

21:00 “Җырчылар җыелган җирдә” Грандиоз тамашаның дәвамы.

8 гыйнвар

15:00 “Чуп – чарт”ның  7 нче чыгарылышыда егетләр татар эстрадасының клипларына күзәтүен дәвам итә.

16:00 “Чуп – чарт” 8

17:00 “Чуп – чарт” 9

18:00 “Музыкаль биеклек”не бу чыгарылышында Раниль Нуриев җырчылар белән гаджетлар турында сораштырган. Кем нинди гаджет белән куллана? Кайсы җырчының гомердә дә ноутбук тотып караганы юк? Кем телефон корты? Сорауларга җавап табылачак.

19:00 “Музыкаль Каймак” Татар эстрадасының танылган җырчыларын туплаган хит-парадны карарга онытма!

20:00 “Шоубез” әлеге тапшыруда яңалыклар белән сезне Иркә таныштырыр. Татар эстрадасының яңалыклары, яңа клип, Дамир Зиннатуллиннан кызыклы репортаж – барысы да сезнең өчен.

Яндекс.Метрика