ТМТВ каналы “Татар җыры”н туры трансляциядә күрсәтәчәк!

tmtv-trnslatia

17 нче декабрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу залында “Татар җыры” гөрләячәк! Елның иң көтелгән вакыйгасын Сез, тамашачыбыз, ТМТВ каналында туры трнасляциядә карый алачаксыз. Бары тик без генә “Татар җырын” турыдан-туры трансляциядә күрсәтү хокукына ия! Фестивальнең атмосферасын тоясыгыз килсә 17 декабрь безнең каналны кабызырга онытма!

Шулай ук безнең рәсми сайтыбыз http://tmtv-online.ru/ аша дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан “Татар җырын” карарга мөмкин. Узган елны без үзебез өчен рекорд куеп, фестивальне миллион ярым тамашачыга күрсәткән идек. Быел да әлеге рекордны кабатлау турында өметләнәбез.  Татарстан, Башкортостан, Мәскәү, Түбән Новгородта яшәүчеләрнең “Татар җырын” караячагын без тәгаен беләбез. Без татар диаспоралары белән элемтәне югалтмыйбыз. Сан-франциско шәһәре, Финляндия белән тыгыз элемтәдә торабыз. Читтә яшәүче милләттәшләребез дә  фестивальне карый алачак.

17 декабрь көнне грандиоз бәйрәмне карарга рәхим ит!

Яндекс.Метрика