12 млн бюджет, 400 меңлек күлмәк, тере тавыш – “Татар җыры — 2016”!

xhl9wn32ki   n692qfro3ro

17 декабрьдә 17 сәгатьтә 17-нче халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале узачак. Татарстанның политика, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә танылган әһелләре эстраданың популяр җырчыларын 17 номинациядә бүләклиячәкләр.

Фестивальнең режиссеры Ирина Алешина белдерүенчә, «Татар җыры» фестиваленең лейтмотивы 17 саны белән бәйләнгән. Тамашачыларны тылсым һәм космос дөньясына фестиваль өчен әзерләнгән махсус 3D-декорацияләр сәяхәткә алып керәчәк, дип белдерде Ирина.

_ic9bwkg9acТамашаны, гадәттәгечә, «Татар җыры»ның алыштыргысыз алып баручылары –Айваз Садыйров һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барыр дип көтелә.

«Барс Медиа» Медиагруппа президенты Камил Гәрәев үз чыгышында фестивальнең тарихын сөйләп узды: “90нчы еллардагы авыр чорда татар телен, мәдәниятен саклап калу бурычы тора иде. Минемчә, җыр бу максатка ирешергә ярдәм итте. 17 ел дәвамында фестивальдә хәтта Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек күренекле артистлар катнашты. Ел да чараның программасын төрлеләндерергә, үзенчәлекле итәргә тырышабыз. «Йолдызлар фабрикасы»н хәтерлисездер. Бу проект кысаларында танылган артистлар яшь башкаручыларны кулларыннан җитәкләп диярлек сәхнәгә алып чыкты. Татар телен, мәдәниятен саклап калу мәсьәләсе бүген дә актуаль. Җыр, сәнгать телне сакларга ярдәм

mhtgwszzbf0итә”, – диде ул.

Пресс-конференциядә шулай ук күпләрне борчыган фонограммага җырлау темасы да күтәрелде. “Татар җыры”нда фонограммага җырламаячаклар. 100 % тере тавыш кына булачак”, — дип белдерде Камил Гәрәев. Аңа кушылып ТМТВ каналында “ҖырлаОКе” тапшыруын алып барган Фирдүс Тямаев: “Үзен хөрмәт иткән һәр җырчы тере тавышка җырлый. Үземә килгәндә, фонограмманы авырган вакытта гына кулланам”, — диде.

Гадәттәгечә фестивальнең бюджеты турында да сүз чыкты. Быел “Татар җыры”ның бюджеты 12 миллион сум белән билгеләнә. Концертка билетларның инде 90 %сатылып беткән дип белдерде оештыручылар.

9rz7hwjrclkФестивальнең стилисты Алинә Бәдретдинова: “Җырчыларның һәрберсе белән индивидуаль эшлибез. Имиджларына, җырлау стиленә карап образ тудырабыз. Киемгә карап җыр түгел, ә җырга карап кием сайлана. Эстетик яктан зәвыклы образлар тудыруны максат итеп куйды миңа оештыручылар”, — диде Алинә. Шулай ук фестивальнең иң кыйммәтле күлмәкнең бәясен дә әйтте – 400 мең.

 
“Елның иң көтелгән вакыйгасын сез, гадәттәгечә, ТМТВ каналында күрә алачаксыз. Шулай ук безнең рәсми сайтыбыз tmtv-online.ru аша дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан “Татар җырын” карарга мөмкин. Узган елны без үзебез өчен рекорд куйдык. Миллион ярым тамашачыга “Татар җырын” күрсәттек. Быел да әлеге рекордны кабатлау турында өметләнәбез.  Татарстан, Башкортостан, Мәскәү, Түбән Новгородта яшәүчеләрнең “Татар җырын” караячагын без тәгаен беләбез. Без татар диаспоралары белән элемтәне югалтмыйбыз. Сан-франциско шәһәре, Финляндия белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар да фестивальне көтә” – диде ТМТВ телеканалының баш мөхәррире Лилия Кадыйрова. “Татар җырын” турыдан-туры трансляциядә күрсәтү бары тик ТМТВ каналы гына хокуклы.

XVII “Татар җыры” фестивале 17 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак. Рәхим итегез!

0bl_0csrr04 vfyhylklpcy tc2h1alhrwo ofqt-xcemfq

Фотолар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Яндекс.Метрика