Ризат Рамазанов ит сата!

x1f7m2gk9_g

Кыш җитте, авылларда каз өмәләре, сугымнар башланды. Җырчыларыбызны да әлеге вакыйгалар урап узмый. Ризат Рамазанов, мисал өчен, ит сатучы булып китә язган.  Ризатларның гаиләсендә үгез суйганнар. “Үгез итен сатырга кирәк — алучы юк. Озак уйлап тормадым инстаграмга, вконтактедагы битемә игълан элдем. Язучылар күп булды. Итне бик тиз сатып бетердек”, дип уртаклашты җырчы. Ләкин эш моның белән генә төгәлләнми. Ризатка йөзләгән хат килә башлый: минем илле каз бар иде, сатып бирә алмассыңмы, бездә дә ит бар иде сатып бир әле, дип мөрәҗәгать итә башлаганнар икән. Ләкин Ризат әлеге эшмәкәрлек белән кызыксынмаган. Бәләсеннән баш аяк,  болай да рәхәт әле, ди ул.

Яндекс.Метрика