Ел вакыйгасына билетлар алырга ашыгыгыз!

%d1%81%d1%85%d0%b5%d0%bc%d0%b0-%d1%80%d0%b0%d1%81%d1%81%d0%b0%d0%b4%d0%ba%d0%b8-%d0%b4%d0%bb%d1%8f-%d1%81%d0%b0%d0%b9%d1%82%d0%b0

2016 елның 17 декаберендә 17.00 сәгатьтә “Татар Җыры” кабаттан шаулап узачак!
Традиция буенча, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының төп, иң зур концерты -татар эстрадасы өлкәсендә “Алтын Барс” халык премияләрен тапшыру тантанасы үтәчәк.

Һәр ел әлеге масштаблы фестиваленең оештыручылары булып “Барс-медиа” татар медиа группасы, “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре, “ТМТВ” татар телеканалы тора.

“Татар җыры” ул әле эстраданың иң популяр җырчыларын туплаучы грандиоз фестиваль генә түгел, ул әле татар зыялыларын бер урынга җыючы чара да. Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР җитәкчелеге , танылган шәхесләр,спортчылар, билгеле сәясәтчеләр ,чит илдә яшәүче милләттәшләребез бар.

Республикабызның иң дәрәҗәле музыкаль вакыйгасы һәрвакыт биеккә, камиллеккә омтыла. Шуңа күрә 17 ел дәвамында фестивальгә тиңнәр юк, әлеге зур чара оештырылу дәрәҗәсе, масштабы, катнашучылары белән дан тота.

Церемонияне оештыручылар һәм номерларны сәхнәгә куючылар ел саен тамашачыларны төрле техник яңалыклар, уникаль проекцияләр, махсус эффектлар, оригиналь ачышлар белән шаккатырудан туктамый.
“Барс-Медиа” татар медиагруппасының көчле командасы, фестивальнең баш режиссеры Ирина Алешина белән берлектә, быел да “яңалык” әзерли. Халыкара телевизион эстрада фестивален алып баручылар: Татарстанның Атказанган артисты, алыштыргысыз Гөлназ Сәфәрова һәм татар шоу-бизнесының стильле егете, “Татар радиосы” радиостанцияләрнең баш мөхәррире Айваз Садыйров.

Ел вакыйгасы -“Татар Җыры” фестивале тамашачыларын онытылмаслык хис-кичерешләр,ташып торган эмоцияләр, сюрпризлар көтә.

17 декабрь көнне, 17 сәгатьтә “Пирамида”, 17нче “Татар җыры”.

Партнерлар: «Камский Коммерческий Банк»
«ITEC Казань» Компаниясе
Кафе-кондитерская «Al’Reze»
ОАО «Таттелеком»
ООО СтандартСтрой : Мелодия торак комплексы

Яндекс.Метрика