Индива көненә 4 кенә сәгать йоклый!

r6wcdw3amy8

Дуслар, сизәсезме? Мәскәүне татарлар басып ала бит! Чыраттагы яңалыгыбыз Мәскәү кызына әйләнеп барган – Индива турында. Ул менә кичә генә ГИТИСта “День первокурсника” – беренче курска багышлау кичәсен уздырган. Утырып торырга да вакытым юк. Тугыздан алып, төнге 11гә кадәр укыйм. Көненә 4 сәгать кенә йоклаган чаклар да була, ди Индива. Биредә уку үземә бик ошаса да Казанны, әти-әниемне, дусларымны сагынам, диде җырчы. Ләкин шулай да кыз яңа премьералар белән сөендерәчәген җиткерде. Аранжировкалар эшләп, шомартып бетерәсе генә калды, тиздән тамашачыларымны яңа җыр белән сөендерәчәкмен, ди Индива. Кунакка көтәбез сине, актриса! Яңа иҗат җимешләреңне, яңалыкларыңны төяп кайт!

Яндекс.Метрика