Илдар Әхмәтов мунча сала!

l74pg6jbyxikcfxamyayse

Кем дә нәрсә, ә Илдар Әхмәтов дөбер-шатыр килеп мунча салып ята. Әти кул астында эшлим. Менә Аллага тапшырып фундамент салып куйдык. Бөтен кирәк-ярак материалларны алып кайттым инде, фундаментның яхшылап утыруын көтәбез, дип уртаклашты җырчы. Иҗаты да гөрли, тормышы да дөрли Илдар Әхмәтовның. “Кеше генә эшләтәсеңме, әллә үзең дә булышасыңмы” дигән сорауга ул, аптырап: сез мине әллә җырлый гына белә, дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, үзем дә булышам, кирәк вакытта ярдәмгә киләм, диде Илдар. Бер булганнан бар да була! Молодец, Илдар!

Яндекс.Метрика