Archive | Новости

Әсхәт ял итә …

  “Дөбер-Шатыр” төркеменең экс-солисты Әсхәт хатыны Айгөл белән Мальдива утравында ял итә. Яз салкын көннәрне җылы, кояшлы Мальдиваларга алыштырганнар. Бездә кар яуса, анда кояш нурлары ява. Җырчы Мальдивадан күп кенә фотолар кертә, һәм фото астына Мальдиваны оҗмахка тиңләвен дә белдерә. Әсхәт әле анда берничә көн генә, ләкин инде тиешенчә кызынып беткән. “Гомерегездә бер булса да […]

Дилия Әхмәтшина “Сабантуй”га әзерләнә!

  Белгәнегезчә Дилия Әхмәтшина Мәскәү кызына әверелде. Ләкин ул бу арада Казанда күренгәли. Нишләп йөрисең дигән идек, җырчы бар яңалыкларын да сөйләп бирде. “Бер җырыма клип төшерү өстендә эшлим. Идеясе, сюжеты бар инде. Ләкин әлегә бар серләрне дә чишеп бетермим. Казанга кайтуымның төп сәбәбе “Ямьле” төркеме белән “Turkvision”га әзерләнәбез. Шулай ук халыкара сабантуйлар турында да […]

Лилия Хаснулова “Татар кызы” булырга җыена

Бу өкннәрдә яшь җырчы Лилия Хаснулова Ульяновск өлкәсендә узучы “Татар кызы-2017” бәйгесендә катнашып йөри икән. Ник Казанда катнашмый дип баш ватасызмы? Ә барысы да бик гади. Лилия үзе Ульян өлкәсе кызы, һәм шуңа күрә, бәйгедә ул үзенең шәһәре исеменнән катнаша. “Бәйге бик җитди, Конкурентлар да бар. Ләкин жюри әгъзалары үземне дә өметсез димәде. Татар халык […]

«TMTV — 5 ел иң яхшысын саклап»

  Бүген, 22 март көнне Корстон сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә ТМТV премияләрен тапшыру тантанасына багышланган матбугат-конференциясе узды. Узган ел ТМТV премиясен үз күзләре белән күргән тамашачылар мондый проектның татар шоу-бизнесында булганы юк икәнен белдерде. Быелны ТМТV нәрсә белән шаккатырыр? Бу хакта премия тапшыру тантанасын оештыручылар журналистларга җавап бирде. «TMTV  — 5 ел иң яхшысын […]

Алимә Сафина эштән киткән …

Танылып килүче җырчы кызыбыз Алимә Сафина эшеннән киткән. Моңа кадәр ул бухгалтер булып хезмәт иткән була. “Дүрт ел сәүдә үзәгендә бухгалтер булып эшләдем, ләкин бар энергиямне иҗатка бирү өчен киттем. Эшем ялкытты, ул өлкә минеке түгел”, — ди җырчы. Эшеннән дә киткән берничә яңа җыр язып өлгергән дә инде. Тагын бер иҗат җимеше өстендә эшлим […]

Гөлдания Хәйруллина китап чыгара.

  Эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина мәрхүм ире, композитор, популяр җырлар авторы Рөстәм Хәйруллинның җырларыннан китап чыгарырга планлаштыра. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән интервьюсында әйткән. “Эшләрем күп, аның өчен дә, үзем өчен дә эшлисем бар. Мин аның исемен дә яшәтергә тиеш, — ди Гөлдания Хәйруллина. — Рөстәм 3000нән артык җыр язып калдырды. 100гә якын җыры кергән […]

Дилә Нигъматуллина сольный концертка әзерләнә.

“Татар җыры” премиясе лауреаты, күп кенә хитлар башкаручы, гадәти булмаган клиплар төшерүче Дилә Нигъматуллина гөрләтеп сольный концертына әзерләнә. 8 апрель көнне УНИКС концертлар залында Диләнең чираттагы сольный концерты узачак.      “Сәхнәдә ике көн генә түгелмен, тамашачым белән сөйләшәсем килә, җиткерәсе фикерләрем бар.  Шуңа да концертыма бар күңелемне салып, һәр җырга аерым спектакль кебек чыгышлар […]

Раниль Нуриев дуэт яздырыр өчен талант эзли

Татар эстрадасының танылган җырчысы, күп кенә кызларның йөрәген яулаган Раниль Нуриев мегаконкурс игълан иткән. Конкурс кагыйдәләре бик гади. Раниль Нуриевның теләсә кайсы җырын башкарып, Вконтакте, яки инстаграмга урнаштырырга һәм махсус хештэглар куярга кирәк. Соңрак җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк. Ә нәтиҗәләр исә, 8 март көнне, Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичәдә игълан ителер дип көтелә. Барлык […]

Уразова яшь булып калу серләрен ача.

Танылган җырчы, популяр хитлар башкаручы Гүзәл Уразова ничек яшьлеген саклап калуының  серен ачты. Барысы да бик гади: “Эчке дөньям тышкы дөньям белән бәйле: һәрвакыт елмаям, яхшы әйберләр турында уйлыйм, кешеләргә гел яхшылык телим. Эшемне яратып эшлим. Гаиләмне, якыннарымны яратам. Мине дә күпләр ярата. Яшь булып калуның сере дә шул мәхәббәттәндер”, ди җырчы. Ләкин шулай ук […]

Elvin Greyга багышлап татуировка ясаткан!

Җырчыларның фанатлары күп булуы, һәм аларга төрлечә мәхәббәт аңлатуларын беләбез. Ләкин аларга багышлап татуировка ясатканнары юк иде әле… Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә  яшәүче Анжелика популяр җырчы Elvin Grey – Радик Юльякшиның сурәтен аягына тату итеп ясаткан. Үзенең мәхәббәте кайнар икәнен исбатлап, кыз тату ясатуын видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә урнаштырган. Видео астына: “Сиңа минем мәхәббәтем мәңгелек” […]

Яндекс.Метрика