16 декабрьдә Казанда «Татар җыры” халыкара эстрада фестивале узачак. Быел әлеге проектның оешуына 18 ел тула. Концертта катнашачак җырчыларның исемнәре әлегә сер итеп сакланса да, проектны оештыручылар “Татар-информ”га ике җырчының исемен әйтте. Ул – Фирдүс Тямаев һәм Илсөя Бәдретдинова. Әлеге җырчыларның “Татар җыры”на әзерләнүен күрү максаты белән “Барс Медиа”га барып кайтырга булдык.

“Чүкечнең авыр ягы алып баручыларга да төште”

Иң элек «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыйровбелән аралашып алдык. Ул быел “Татар җыры”н алтынчы тапкыр алып барачак. Айваз белән шул елларны искә төшердек.

— Бу ара күз ачып йомганчы узган кебек булды. Фестиваль башланганда, сәхнәгә чыгуымны һәм фестиваль тәмамланып, сәхнәдән төшүемне әле дә хәтерлим. Эйфория, курку, каушау һәм башка тискәре-уңай хисләр аркасында мин анда нәрсә булганын хәтерләмим. Быелгы “Татар җыры” фестивале “Барысы да яңадан башлана” девизы астында узачак. Әлеге төшенчә фестивальнең идеясенә, аны тормышка ашыру элементларына салынды. Фестивальне караганнан соң, нәрсәнең яңадан башланганына халык үзе төшенергә тиеш. Моны башлангычка кайту яисә счетчикларны нольгә куеп, ак биттән башлау дип тә кабул итәргә була. Девиз чүкеченең авыр ягы алып баручыларга да төште. “Татар җыры”на багышланган роликларда катнаштык. Гөлназ белән 4 ел алыштыргысыз пар булганнан соң, 2011 елга кадәр алыштыргысыз алып баручы ролендә булган Искәндәр Хәйруллин килеп кушыла. Нәкъ 2011 елда мин, Гөлназ һәм Искәндәр сәхнәгә өчәү чыккан идек. Алты ел үтте, шул ук составта барысы да яңадан башлана! Быелгы сценарийны Гөлназ Сәфәрова яза. Сценарийның бер үзенчәлеге бар: аны кем генә язмасын, мин язсам, Гөлназ үзенчә үзгәртә. Гөлназ язса, мин үз ягыма таба үзгәртәм. Искәндәргә ул яктан җиңелрәк дип саныйм. Искәндәр – профессионал, ул – актер, текст буенча эшләргә өйрәнгән. Ул образга керә белә, нинди текст бирелсә дә, ул аның эченә кереп эшли.

— Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грейның “Татар җыры”на багышланган уртак ролигы бар. “Татар җыры” аларны дуслаштырды дияргә мөмкинме?

— Барысын да “Татар җыры”нда күрерсез. Бу – сугыш та, низаг та түгел. Бу — буыннар аралашуы. Һәр буын үзенчә уйлый һәм һәр буын үз фикерен хаклыга саный. Күп вакытта алар тәңгәл килми дә, читтән ул низаг булып тоела. Бу – тормыш, яшәеш. Хәзер үзен яшь буын дип санаган артистның аннан соң киләчәк буын белән дә аңлашылмаучанлыгы булачак. Иманым камил, Салават абыйның да олырак буын җырчылары белән аңлашылмаучанлыклары булгандыр. Ул вакытта интернет, инстаграм юк иде. Хәзер җырчылар аның турындагы яңалык яман булса да, моның яхшы булуын аңлады. Ул гел булган, бары тик таралмаган гына дип уйлыйм. Дуслашуга килгәндә, Филипп Киркоров белән Тиматиның ничә елга сузылган низагын искә төшерәсе килә. Алар быел бергә җыр яздырып, клип төшерделәр. Салават абый белән Радик арасындагы хәл — үзләре дә көткән, әмма кыймаган “хэппи энд” яки дуслашу. Дуслашу дип атамыйк, алайса талашканнар кебек килеп чыга. Бу – аларның бер-берсен аңлавы.

“Татар телен белмәү “Татар җыры”ның режиссеры булуына комачау итми“

Быелгы “Татар җыры”ның режиссеры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов. Аның фикеренчә, телне белмәү “Татар җыры”ның режиссеры булуга берничек тә комачау итми.

“Минем өчен бу – яңа һәм кызыклы проект. Ул күп еллар дәвамында эшләп килсә дә, моңа кадәр аның режиссеры булырга туры килмәде. Шуңа да әлеге тәкъдимгә бик теләп ризалаштым. Һәр яңа проект ул – яңа эмоцияләр, яңа кешеләр, яңа тәҗрибә, ә бу бик мөһим. Мин рәхәтләнеп очрашуга килдем, без алдагы эшчәнлек турында сөйләштек. Бу — татар эстрадасының каймагын күрсәтүче бердәнбер фестиваль. Үзем бармасам да, ел да “Татар җыры”ннан репортажлар карыйм. 18 яшь – аякка басу чоры. Минемчә, 18 яшь – яңа идеяләрнең, яңа форматның башлангычы. Тамашачылар яңа фишкаларны, яңа дизайнны күрә алыр дип уйлыйм. Мин Татарстан эстрадасы белән таныш. Шуны да әйтәсем килә, мин хөкүмәтнең күп кенә проектларын башкарам. Әлбәттә, “Татар җыры”нда катнашачак барлык артистларны да белә идем дип әйтә алмыйм. Ләкин танышканнан соң, аларның кайберләрен башка проектларыма да чакырачакмын. Шул ук вакытта “Татар җыры” фестивале составында күп еллар дәвамында белгән дусларым да бар. Фестивальнең традицияләрне саклап, яңалыкка омтылуына сөенәм”, — дип белдерде Максим Скалозубов.

“Сәхнәгә майка белән халат яки гамаш киеп чыга алмыйм”

Режиссер белән сөйләшкәннән соң, студиягә таба юнәлдек. Биредә Илсөя Бәдретдинова белән Фирдүс Тямаев җыр яздыра. Илсөя “Татар җыры”нда “Торып бас” җыры белән катнашуын белдерде. Мамадыштагы концертына ашыгуы сәбәпле, Илсөяне тоткарлый алмадык. Аның каравы Фирдүс Тямаев белән аралаштык. Ул “Рәхмәтле мин Раббыма” җыры белән “Иң яхшы эстрада-җыр театры” номинациясендә катнаша.

— Фирдүс, “Татар җыры”на нинди мөнәсәбәттә син? Аның киләчәге бармы?

— “Татар җыры”ның киләчәген күрәм. Бу – Татарстандагы бердәнбер масштаблы проект. Ул татар җырчыларына зур масштабта үзен күрсәтергә, күтәрелергә мөмкинлек бирә. 18 ел буе брендны тотып тора алгач, бу зур бәхет. Мин һәрвакытта да әйтәм: “Татар җыры” проектын үстерергә кирәк. Дәүләт тә күз салырга, кызыксынырга тиеш, дәүләт ягыннан да игътибар булсын иде. Татарстанда башка андый проект юк. Башка проектларны үпкәләтергә теләмим, ләкин алар “Татар җыры” дәрәҗәсенә үсә алмыйлар һәм үсә алмаячаклар да. Чөнки “Барс Медиа” акча эшләү максатын күздә тотмый, киресенчә, алар үзләре акча түгә. Ялгышмасам, монда 12-15 млн. сум акча түгелә. Бүгенге көндә ул бик зур сумма. Алар экраннарга да, фильм ясарга да, роликларга да, җырларга да, җырчыларга да, киемнәргә дә, барс сынына да акчаны кызганмый. Ә бит боларның барысы да акча таләп итә. Хәзер башыңны уңга борсаң да акча кирәк. Шуңа күрә бу проект номер бер! Быел мин алтынчы барсымны алачакмын, шушы проектта катнашуыма мин бик бәхетле. Минемчә, бу проектны һәрбер зур шәһәрдә ясарга кирәк. “Барс Медиа”га аның керем китермәвен аңлыйм, ләкин бу татар халкы, татар милләте өчен кирәк. Телебезне сакларга кирәк, ул бит бүгенге көндә зур проблемага әйләнде.

— Гадәттә, артистлар “Татар җыры”на эксклюзив кием әзерли. Синең быелгы образың нинди булачак?

— Һәр артистның үз фантазиясе. Кем нинди кием тектерә ала, ничек кылана ала. Ә үземә килгәндә, мин чәч, тырнак буятып, сапожки, туннар киеп җырларга яратмыйм. Минем үземнең харизмым бар. Минем җырлар да башкачарак стильне таләп итми. Мин костюм-чалбар, ак күлмәк киям һәм бу образдан тайпылырга тырышмыйм. Ялгышмасам, ике җыр җырлатырга исәпләре бар. Икенчесе “Дусларга” җыры булыр дип уйлыйм. “Рәхмәтле мин Раббыма” кебек җитди җыр җырлаганда, майка белән халат яки гамаш киеп чыга алмыйм. Нинди номинация бирсәләр дә, эш номинациядә түгел. Эш — катнашуда, артистлар бер-берсе белән очраша, аралаша, үзеңнең ел буе әзерләгән җырыңны күрсәтәсең. “Татар җыры”ннан соң мин үземә көч алам. Минем иҗат итәсе, җырлар язасы, концертлар куясы килә башлый. Үземне бер баскычка менгән кебек хис итәм, ул миңа зур этәргеч бирә.

— Оештыручылар белән уртак фикергә килмәгән чаклар буламы?

— Оештырган вакытта бәхәсләшүләр була. Кайвакыт үпкәләп тә аласың. “Бу җырыңны җырлама, монысын җырла, бу киемеңне кимә, монысын ки”, — диләр. Андый бәхәсләр дә булырга тиеш…

— Алты ел элек “Татар җыры”на чыккан Фирдүс белән хәзерге Фирдүс арасында аерма бармы?

— Аерма бар. Беренче тапкыр “Татар җыры”нда катнашуымны белгәч, беренчедән, мин ышанмадым, чөнки бу минем хыялда да юк иде. Минем әниемнең хыялы иде ул. Әтиебез вафат булгач, әни елый-елый “Татар җыры”н карап утырган иде. “Сине шушы “Татар җыры”нда күрербезме икән?” – диде. Мин иң беренче әнигә билет сатып алдым. Әнием чәчәкләр белән килеп утырды. Үзем җырлыйм, үземә кемдер чәчәк суза, прожектор уты аша кешесе күренми. Карасам — әни. Без бер-беребезгә карадык та, аңладык… Бүгенге көндә дә ул хисләрне аңлатып бетереп булмый. Быелгы “Татар җыры”нда катнашсың дигәч, шулай ук шатландым. Ләкин мин инде әзерлек белән барам. Быел да чакырганнар икән, димәк, мин үземне тагын да әйбәтрәк күрсәтергә, тәрбияле җыр җырларга тиеш. Киләчәктә дә бу проектта катнашасым килә. Мин бит инде ел да кызу темптагы җырлар җырлый идем. Үткән ел һәм быел әзрәк салмак җырлар башкарам. Җырчының стиле әзрәк үзгәрергә тиеш. Бу җырны студиядә яздыргач, аның “Татар җыры”на барачагын белдем. Алты тапкыр катнаштым, алтысында да кайсы җырларның “Татар җыры”на чыгачагын сиздем. Быел тагын җырлар яздым, аның берсе хит. Ул җырның икенче елга “Татар җыры”на барачагын беләм. Мин әүлия түгел, ләкин күңелем тоя. Ялгышсам да үпкәләмәячәкмен.

“Бер җырчының образы – 600 мең сум”

“Татар җыры”ның дизайнеры Алинә Бәдретдинованы очратып, аннан киемнәрнең бәяләре турында сорадык. “Бер образның бәясе 100 мең сумнан 600 мең сумга кадәр төшә. Образга кием генә түгел, прическа, бизәнү, аяк киеме һәм башкалар да керә”, — диде ул.

Оештыручылар белдерүенчә, фестиваль узачак “Пирамида” концертлар залы сәхнәсендә киңформатлы экран куелачак. Ул һәр артист чыгышында эффектлы рәвештә ачылып, 3D форматта төрле эффекта видеорәтләр күрсәтеләчәк. Бу рәвешле тамашачылар үзләрен башка җирдә, икенче киңлектә итеп хис итә алыр дип көтелә.

Тагын бер яңалык: фестивальдә аның алыштыргысыз, кадерле кунагы булган Хәния Фәрхине һәм татар сәхнәсенең легендасы Әлфия Афзалованы искә алачаклар. Мәшһүр артистларыбызны аудиоязмада ишетеп, сәхнәдәге экраннарда күреп булачак.

Иҗатында яшәү, ярату, туган якка кайту турында байтак җырлар башкарган Хәния Фәрхи исән чагында Разил Вәлиевка “китү” темасына җыр язырга сорап мѳрәҗәгать итә. Шикләнеп булса да, җырчының теләгенә каршы килмичә, Разил Вәлиев шигырьнең 1 нче куплетын язып ɵлгерә. Кызганычка каршы, әлеге шигырь юллары атаклы җырчыбызның чынлап та китәчәген фаразлау булып чыга. Хәния Фәрхигә тирән хѳрмәт һәм мәхәббәт йѳзеннән, “Татар җыры” фестивален оештыру комитеты Разил Вәлиевкә әлеге җырны язып бетерү һәм, җырчының якты истәлегенә багышлап, “Татар җыры” сәхнәсендә уку үтенече белән мɵрәҗәгать иткән.