Раяз Фасиховның инстагарам челтәрендә, бәлки күргәнсездер дә, ул Айрат Ильясов белән кыска рекламный ролик төшергән. Имеш, Раязны Пирамида концертлар залыннан куалар. Бу исә, чынбарлыкка нигезләнеп, төшерелгән икән: “ Быел әзрәк буталчык килеп чыкты шул. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак концерт көнен билгеләгәндә, 24 енә дип ниятләсәк тә, бутап, башка көнне алганбыз. Концертым 24 ноябрьдә булачак дип йөрим. Реклама да бирергә өлгердем. Билетлар да сатыла башлады. Ул көнне дәрәҗәле рус артистының концерты булырга тиешлеге ачыкланды”, дип сөйләде Раяз.

Җырчы зур кешеләр белән сөйләшеп, Мәскәүдәге артист белән танышып кына, аның концертын күчертә ала. “Кем икәнен әйтеп тормыйм. Бу хакта сүз куерту матур булмас” ,дип җиткерде Раяз. Ә сез исә,дуслар, концертка билетлар алырга ашыгыгыз. Алар санаулы.