Гаделсез рәвештә автомобилистлар көнен билгеләп үтмәвебезне искә алып, җырчылар белән атомобильләре хакында сөйләшергә булдык. Кем нинди тимер атта җилдерә? Кайчан, ничек йөрергә өйрәнгән? Бу сорауларга җавап астарак!

Алсу Абелханова 2000 нче елдан ук рүлдә. Җырчының беренче машинасы — аквамарин төсендәге девятка була. Алсу горурланып, ул чорларда, автоледилар аз булуын, һәм араларында үзе булу белән мактанды. Бүгенге көндә җырчының ике машинасы бар, ләкин Алсу маркаларын сер итеп калдырды.

 

 

 

 

 

Рамил Закировның машина йөрту таныклыгы бар. Егет аны алганда имтиханнарны да җиңел генә тапшыра.  Беренче машинасы исә, Kia Spectra була. Җырчы машинаны үзе сайлап,  бик теләп, яратып ала. “Машинамны бик ярата идем, хәзер исә, җәяү йөрү сәбәпле, аны яратуымны катырак аңлыйм, дип искәртте Рамиль Закиров.

 

 

 

Мөнир Рахмаев өчен автомобиль иң якын дусты. Җырчы көн-төннәрен аның белән уздыра икән. Гастрольләрдә еш йөрүе аркасында машинада куна дисәк тә була. Егетнең беренче машинасы Рәсәй дә җитештерелгән булса,  бүгенге көндә исә Мөнир, дүрт миллионнан артык торган Porsche машинасында йөри.

 

 

 

 

 

Илназ Гарипов әле күптән түгел генә машина йөртү таныклыгын алыштырган. Димәк, егетнең ким дигәндә  10 еллык стажы бар.  Казан урамнарыннан җырчы егетебез «Lexus»та җилдерә. Ә җырчының беренче машинасына килгәндә – ВАЗ 2101, халыкта аны копейка дип йөртәләр. Бүгенге көндә исә Илназ машинасын эш аты белән чагыштырды. “Бөтен аппаратурам, техникам биредә,”- дип сөйләде Ильназ.

Менә шулайрак. Ә калган җырчыларыбызның тимер атларына күзәтүне икенче язмалар да күрерсез.