Танылган җырчы, якташыбыз Алсу имиджын үзгәртеп – чәчен сарыга буяткан. Моңа кадәр тышкы кыяфәтенә әллә ни үзгәреш кертмәгән Алсуны мондый амплуада күрү күпләр өчен шок булган.

Җырчы образын яңа клибы өчен үзгәртә. Алсу моңа кадәр социаль челтәрендә:“Тиздән сезгә зур сюрприз ясаячакмын”, дип хәбәр иткән була, ләкин берсе дә мондый ук сюрпризга әзер булмый, күрәсең.