Илсөя Бәдретдинованың Казанда концертлары узды. Гадәттәгечә, халыкка бик якын җырчы тамашачысын елатты да, җырлатты да.

Илсөя хит җырлары белән рәттән, яңа, әле табадан гына төшкән җырларын башкарса, араларында вафат булган ире, танылган журналист  Илфак Шиһапов белән дуэт та бар иде.

«Мин Илфак белән һәрчак дуэт җырларга хыялландым. Бу аның үләр алдыннан язган җыры, бер генә куплет. Мин аның белән беренче һәм соңгы тапкыр дуэт башкарам», — дип белдергән ул. Башта Илфакның аудиоязмага яздырылган  җырлавы куела, аннан Илсөя җырны дәвам итә.

Шулай итеп Илсөя, төзәлеп бетмәгән яраларын кабат яңарта.
Әлеге яңалыкка өстәп тагын берсен җиткерим, ТМТВ продакшн коллективы белән берлектә Илсөя, Айдар Тимербаев иҗат иткән җырга клип төшерәчәген дә хәбәр итте. Клипны көтеп калабыз.