Иртәгә «ЭРМИТАЖ» төнге клубында узачак «Музыкаль десант» дискотекасына ике кешелек чакыру билетын Кадрия Хаммадиева отты!


Аның кызыклы шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез!

М ин «Мокамай» түгел үзем, әмма
У йнап-көлгән булды Такташча.
З ыңлап торган ӘТӘЧ томшыгыннан 🐔
Ы чкындым да качтым Казанга.🏃‍♀️
«К ӨЗ» иде бу, бара дискотека 🍁
А рысам да кердем биергә💃
Л андыш җырлый карап Мөниргә 👯‍♂️
Ь нечкә хисләр салып күңелгә…

Д амир килгән ТМТВдан📹
Е рактан ук аны таныдым. 🔭
С өнгатова Назлыгөлне күреп 🐱
А лкышларга ныклап тотындым👏.
Н инди Ришат дисәм, Фазлый икән!
Т өхфәтуллин белән бутадым🤦‍♀️.

Д искотека гөрли, ҖЫРлар тынмый💣💥🎤
И ркә никтер чыкмый сәхнәгә😔.
С агындырдың, апай канатым,
«К арлыгач»ың көйләп иркәлә.🐦
Ә й, рәхәт лә монда, бик күңелле
Т укайчалап әйтсәк, «Валлаһи».
Ү зеңә дустыңны иярт тә кил! 👯‍♂️
Г алош түгел, матур туфли ки👠.
Е гет эләктерерсең бәлки 😉💑