Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның кызлары Гүзәл белән Айгизә киемнәр сата башлаган.

Бу киемнәрне алар үзләре киеп фотога төшә һәм Интернетка урнаштырып бара.

“Мин – декретта утыручы яшь әни, ләкин мин, хатын-кыз, һәрвакыт матур булырга тиеш, дип әйттем һәм әйтәчәкмен. Мин Россиянең киемнәр җитештерүче эре оешмалары белән хезмәттәшлек итәм. Бу өйдә кия торган гади генә киемнәр түгел, ә матур киемнәр.  Әлегә без техник режимда эшлибез, безнең команда зур түгел. Әмма барысы да алда!” – дип язган Гүзәл Галимова.