Беренче хатын-кыз пародия остасы Алсу Фаракшина әни булды! Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр иткән. Алсуның кызы 7 октябрь көнне 9:35 сәгатьтә дөньяга килгән. Баланың авырлыгы – 3300 грамм, буе – 50 см.

«Зур бүләге өчен Аллаһыбызга рәхмәт! Бүген без бик бәхетле, әти-әни булдык», — дип язган артист үзенең аккаунтында.


Алсулар гаиләсен әлеге мизгелләр белән котлыйбыз! САБЫЙ САУ-СӘЛАМӘТ БУЛЫП, ТИГЕЗ КАНАТ АСТЫНДА үстерергә насыйп булсын.