30 сентябрьдә Казанның Спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың “Бер көн” дип исемләнгән юбилей концерты узды. Әлеге тамаша дүрт сәгать дәвамында барды. Концертка юбилярны котларга татар милләтенең атаклы шәхесләре, татар эстрадасының күренекле җырчылары килгән иде.

Зәйнәб Фәрхетдинова иҗаты турында җылы сүзләр, аның иҗатына соклануларын җиткерделәр. Кемдер җыр бүләк итте, кемдер шигырь! Ә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Республикабыз президенты – Рөстәм Миңнехановтан “Лада Гранта” автомобиленең сертификатын тапшырды.