Ләйсән Мухиева машина йөртү таныклыгын алган! Кызның инстаграмм челтәрен күзәтеп барган булсагыз күргәнсездер.

Ләйсән көне-төне машина йөртергә өйрәнде, юл йөрү кагыйдәләрен ятлады. Һәм менә әлеге укуларның нәтиҗәсе буларак машина йөртү таныклыгын да алып куйган. Котлыйбыз, Ләйсән! Үзең теләгән, шәп машина алып, юлларда исән-имин йөрергә насыйп булсын!