«Ямьле» төркеме солисткасы Дилия Әхмәтшина Испаниядә ял итә. Салкын көзне җырчы шунда каршы ала. Биш көнгә сузылачак әлеге сәяхәтендә җырчы Испаниянең бар матурлыгын күреп калырга тырышачагын белдерде.

Дилия ялы башлангач та үзенең бер кечкенә фобиясеннән котылырга өлгергән.  Җырчы биеклектән курка икән, шуңа күрә дөньядагы иң биек, куркыныч атракционнарның берсендә  булып чыккан.
Ялым әлеге мизгел белән генә истә калмас, Испания мине тагын да шаккаттырыр дип өметләнәм, дип белдерде җырчы.