«Шоубез» тапшыруын алып баручы Лилиябезнең никахына күптән түгел 10 ел булган.

Җырчының туе 2007 нче елның 7 сентябре көнне Балтачта узган була: Никахны теркәү Яр чаллыда булды, аннан соң Балтачка кайтып бер кафеда туй гөрләткән идек, дип искә алды Лилия. Ә 10 еллык юбилейларын алар казанда, затлы бер ресторанда уздырганнар. 10 ел бергә гомер итү — роза туй дип атала, шуңа күрә чараның бизәлеше, торт, Лилиянең образы, кәләш букеты — барысы да роза чәчкәсе белән бәйле итеп ясала.


Лилия, без сезне гаилә бәйрәмегез белән тәбриклибез! Улларыгызның игелеген күреп, бәхетле яшәргә язсын!