Елның иң популяр җырчылары Яңа елга яңа “Алтын барс” сыннары белән керәчәк. 16 нчы декабрьдә Казанның “Пирамида” куңел ачу узәгендә, гѳрләтеп, ХVIII нче халыкара эстрада фестивале “Татар җыры” узачак.
Татар сәхнәсендә инде куп еллар балкып, тамашачы мәхәббәтен куптән яулаган башкаручылар белән бер рәттән, “Алтын барс” премиясе лауреаты исеменә халыкка яңа гына танылып килуче талантлы җырчылар да дәгъва кыла.
“Татар җыры” инде куптәннән концерт форматыннан чыгып, лаеклы рәвештә музыка ѳлкәсендәге ин дәрәҗәле һәм масштаблы ел вакыйгасы исемен йортә. Фестивальнең оештыручылары – “Барс Медиа” продюсерлык үзәге, “Татар Радиосы” радиостанцияләр челтәре һәм “TMTV” телеканалы елдан ел тамашачыны онытылмаслык шоу, куз явын алырлык сәхнә бизәлеше, зәвыклы образлар белән шаккаттыра. “Татар җыры” халыкара эстрада фестивале заман белән бергә, хәтта бер адым алда атлый дию бер дә арттыру булмас.
Яңа технологияләр, заманча сулыш церемонияне әзерләудә шулай ук зур роль уйный. Узган елгы церемонияләрнең берсендә, Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясаган вакытта, тамашачылар баш ɵстендә самолет очып йргән иде. Әлеге гадәттән тыш “декорация” җырчының лирик чыгышын тагын да хислерәк һәм үтемлерәк итте. Илдар Әхмәтов җырлаганда исә сәхнәне шугалак һәм тимераякта шуучы матур пар бизәде. Шул рәвешле ул тамашачыга моңлы җыры белән бергә берничә мизгелгә кышкы могҗиза бүләк итте. Шаккаттыру мәсьәләсендә “Алтын барс” премиясен тапшыру тантанасының алып баручылары да җырчылардан бер дә калышмый. Тамашачы әле дә Гѳлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровның сәхнә буйлап сейгвейларда йѳрүен хәтерли.
Тугры тамашачыбыз белән бер рәттән фестивальне танылган шәхесләр дә игътибарсыз калдырмый. “Татар җыры”н тамаша кылырга килгән кунаклар арасында дәуләт эшлеклеләрен, эре предприятия җитәкчеләрен, спортчылар, куренекле артистларны да курергә мѳмкин.
Тамашачы дигәннән, ел саен “Татар жыры” тантанасын караучылар саны бермә бер арта. Бу ѳлкәдә “ТМТV” каналының ɵлеше зур. Соңгы елларда “Татар жыры” “ТМТV”да туры эфирда трансляцияләнә. Димәк, республикабызның иң ерак почмакларында яшәүчеләр дә, чит илдәге милләттәшләребез дә елның иң абруйлы музыкаль вакыйгасының шаһтлары була ала. Туры эфир һәм on-line трансляция ярдәмендә, “Алтын барс” премисен тапшыру церемониясен караучыларның саны 700 000гә якынлаша, дип белдерә оештыручылар.
Булачак фестиваль ниләр белән шаккаттырыр, кайсы җырчыларны грандиоз тантананың узәгендэ куреп булыр? Әлегә оештыручылар серләрне ачырга ашыкмый. Әмма 17 еллык “Татар жыры” тарихына таянып, быел да “Алтын барс” премиясе яхшы мәгънәдә “мѳгез чыгарачак” дип фаразларга була. Яңа экспериментларга әзер булып торыгыз!