Алинә — бәрәңге, Айгөл — лимон!.🤔
Һәр кешенең үз сәерлеге бар, җырчылар да искәрмә түгел. Мисал өчен Айгөл Рахимова лимонны бернишләтмичә алма кебек ашый алуын белдерде:»Төнге уникедә лимон ашыйсым килеп уянырга мөмкин. һәм рәхәтләнеп аны кимереп утырам,» дип сөйләде ул. 😎
Ә Алинә Әхмәтшина исә үзенең чи бәрәңгедән баш тартмавын әйтте: «Кечкенә чакта, бәрәңге алганда, кап-кара балчыкка баткан бәрәңге ашаганмын. Әни моны күреп шаккаткан, бәрәңге ашыйсы киләдер дип юып та биргән. Ләкин мин анысын ташлап, пычрагын алганмын. Бүген андый деликатеслар белән мавыкмыйм», дип елмайды җырчы. 😂
Менә шулай,дуслар! Ә сезнең нинди сәерлекләрегез бар?
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtv #tmtvonline
#tmtvstar