16 нчы сентябрьдә узачак ЗУУУР КАСТИНГка кагылышлы шакты сораулар юллысыз. Менә аларның кайберләренә җавап:
?Кастингта ничә яшьтән катнашырга ярый?
16 яшьтән алып 35 яшькәчә кешеләр катнаша ала. ?Алып баручыларга нишләргә?
Кызыклы чыгыш әзерләгез! Шигырь, хикәядән өзекләр кирәк түгел. Үзегездә кызыксыну уятыр өчен стендап форматында чыгыш ясасагыз була. Тапшыруларга кызыклы сценарийлар язсагыз шулай ук яхшы булыр. ? Җырчыларга нинди җырлар әзерләргә?
Иң яхшы башкарган җырыгызны алып килегез. Берничә башка фонограмма алсагыз да яхшы булыр. Жюри әгъзалары сезне сынап карар өчен башка җыр җырлавыгызны сорарга мөмкин.
?Кастинг кайда узачак? Казан шәһәре, Односторонка Гривки урамы, 1 йорт ‼️КАСТИНГНЫҢ ЭТАПЛАРЫ:‼️
Килгәч тә кастинг катнашучысы анкетасын тутырырга кирәк булачак. Группада гариза калдырганнар соңга калмыйча 8:30га ук килүегезне сорыйбыз. Сез беренче булып кастинг узачаксыз. Соңга калучылар ахырда каралачак!
Әлеге шансны кулдан ычкындырмагыз! ?
Татар халкы әйтмешли, ятып калганчы, атып калыгыз!
Без сезне көтәбез! ? ?
#tmtv #tmtvonline
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtvnews