Тик тормас Алинә!. ?
Алинә Әхмәтшинаның җәй айлары бик продуктив һәм күңелле узган. Җырчы кызыбыз: Аллага шөкер, бер тик утырганым булмады, дип мактанды. Башта җырчы Кырым якларында балалар белән эшләп, ял итеп кайтса, аннан соң төрле экспедицияләрдә булып, этнография язып йөргән. Әле җитмәсә, яңа клип төшерергә дә вакыт тапкан! “Әле берҗирдә дә үземнең клип төшергәнемне куймаган идем, сезгә сер итеп кенә әйтәм”, диде Алинә. Клип төшерү процессыннан бер-ике кадр да җибәрде үзе. Ләкин клипның нинди җырга, кайда төшерелгәнен яшерде. Хәер, тиздән белербез!
Яңалыкларны күзәтеп барыгыз! ❤️
#tmtv #tmtvonline
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtvstar