Су коенабызмы?. ?
Ни генә димәсеннәр быел кызу, кояшлы җәй безгә бик аз эләкте. ?Ләкин шулай да, бу Россиялеләргә су коенырга комачауламады. Күпләр су салкын булуга карамастан июньнән үк су керде. Ә татар эстрадасы артистлары су коенуга ничек карый икән? ?Кайда су керергә ярата алар? Җаваплар түбәндә..
‼️Әлфинә Әзһәмова фикеренчә, бик яхшы йөзә белгән очракта гына елга, күлләрдә су коенырга була. Ә инде йөзә белмисез икән, ул сезгә бассейнга барырга киңәш итә. Башта йөзәргә өйрәнегез – аннан соң табигатьтә су коенырсыз, ди ул.
‼️Айгөл Рахимова йөзә белми! Һәм өйрәнергә теләге дә юк. Чөнки җырчы судан курка икән. Балачактан килгән фобиясен ул хаманда җиңә алмавын белдерде. Ләкин моңа карамастан җырчы быел чит илләрдә ял итеп кайтты. Бер дә су коенмый ятмагандыр…
‼️Лилия Хайруллина ял итәргә баргач та диңгезгә бик керми икән. Күп сәяхәт итүче Лилия быел Маямида су коену сезоннын ачып кайткан инде, әлегә ул сезонны япмаган. Шунысы сәер, җырчы йөзә белә, әмма судан курка икән.
‼️Регина Тимербулатова су керергә ярата. Хәтта кыш көне дә су коенудан туктамый – бассейнга йөри. Ә йөзәргә ул балалар бакчасында ук өйрәнгән – аларда махсус түгәрәк каралган була. Регина фикеренчә сау-сәламәт булыр өчен спортның бар төрен дә үз итәргә кирәк!
⁉️Ә, сез, дуслар, кайларда су коенасыз? Гомумән, су керергә яратасызмы? Языгыз, аралашыйк!?
#tmtv #tmtvonline
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtvstar