Лилия Гыйматдинованың кечкенә чагы!. Бик күпләрнең яраткан җырчысы @liliyagimatdinova сабый чагында нинди бала булган икән ??? тәртиплеме,әллә инде тәртип бозганмы? Әлеге һәм башка сорауларга җавап түбәндә!
Кечкенә Лилия турында әти-әнисе истәлекле,якты хатирәләрне искә төшерерә:? Лилия Гыйматдинова,кечкенә чагында нинди бала иде???
(Әнисе)
-Лилия,кечкенә вакытында бик шук һәм хәрәкәтчән иде.
Бер ук вакытта 5 урында була торган бала диләр андый балалар турында. Усаллыгы да, кыюлыгы да житәрлек иде. Бу сыйфатлары аңа куйган максатына ирешергә ярдәм итә иде. ? Лилиянең кечкенә вакытында булган нинди истәлекле вакыйгалары күңелегездә калды??
— Лилия кечкенә вакытта Флера Хөрмәтова җитәкчелек иткэн «Жәүһәр» ансамбле белән республика телевидениесендә чыгыш ясавы безнең өчен сөенечле дә, истәлекле дә вакыйга булып хәтердә калды.

Ә бик тә кечкенә вакытта авылда әбисенең усал әтәче белән сугышканын әле дә бик еш искә алабыз.?? ? Кечкенә Лилия зур булгач кем булырга хыяллана иде ? Ускәч кем булыр дип уйлаган идегез ?? — Лилия балалар бакчасында ук солист буларак чыгыш ясый иде. Аннан соң мәктәпне бетергәнче җырлады. Бәйрәмнәрдә гитарада уйнап апасы белән бергәләп җырлыйлар иде. Җыр-музыка га сәләте зур булды. Музыка га бәйле һөнәр алыр бәлки дип уйлый идем.
Лилия кечкенәдән рәсем ясарга яратты. Фантазиясе бик бай иде. Шуңа без аны иҗат белән бәйле һөнәр иясе итеп тә күз алдына китерә идек.
Лилия Гыйматдинованың әтисе Мөнир абыйдан да,җырчының кечкенә чагын искә төшереп,сораштыру уткәрдек әле ?
(Әтисе)

Лилия Гыйматдинованың сабый чагында тәртип бозган чаклары булдымы??
— Лилия һәрвакыт мөстәкыйль булырга омтылды. Кем өчендер тәртип бозу саналгандыр бәлки,ләкин без аны уз сузен әйтә белергә, уз-узен якларга өйрәттек. Үз сүзлелеге дә бар иде билгеле… Әлеге хакта тулырак безнең сайтта укый аласыз! ‼️
?
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtv #tmtvonline
#tmtvstar