Фазлыевлар гаиләсендә..!
Алсу һәм Азат Фазлыевларның берсе — кулын, икенчесе аягын «сындырган». ?Гипс белән төшкән фото Интернетта пәйда булгач, җырчыларга бик күп кеше борчылып шалтыраткан, хәлләрен белешкән. ?Ләкин, борчылыр урын юк! Әлеге фотосурәтләр «Очам синең яныңа» җырына клип төшергән мизгелдәге кадрлар гына. ?
«Клипны TMTV Production төркеме ике көн буе иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр төшерде. Безгә хәтта ашарга да ирек бирмәделәр, төшерү процессы шулкадәр тыгыз һәм күңелле барды. Күренешләр Казанда — галереядә, китапханәдә, хастаханәдә һәм башка урыннарда төшерелде, — дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева. ?
Клипта Азат белән Алсу берсеннән-берсе кызыклы һәм кызганыч хәлләргә юлыга. Алар карак та була, маҗаралары аркасында аяк-кулларын да сындыра. «Хастаханәдә безгә чын гипс салдылар. Биредә безне таныган кешеләр соңыннан: «Без сезне, чынлап та, кызгандык, ярый әле клип кына булган», — дип яздылар, — диде Алсу. ?
Клип төшергәндә, Азат велосипедтан егылып кулын авырттырган. Монысы — чын хәл. Маҗараларга бай булган клип озакламый зәңгәр экраннарга чыгар дип көтелә.
#tmtv #tmtvonline
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtvstar