Гөлназ Батталова гаиләсендә зур югалту!. Гөлназ Батталова күптән түгел генә отпусктан кайткан. Җырчы Тайланд якларында ял иткән. «Тайландның бар матурылын күреп, сокланып туйгач, дустым, танылган саксофонист Артур Маузерга Дубайга кунакка очтым”, дип сөйләде Гөлназ. ?
Ләкин җырчының күңелле ялларын бүләргә туры килә. Гөлназның бабасы вафат була һәм ул ашыгыч рәвештә Бәләбәйгә кайтып китә. ?Без Гөлназлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз. ??Ләкин җырчы әлеге вакыйгадан соң, эш мәшәкатьләре белән онытылып торуын искәртте, алар “Ямьле” төркеме белән яңа клип төшереп йөриләр икән: “Татар халык җыры “Әпипә”гә ремейк ясадык. Бик кызыклы клип килеп чыгарга тиеш”, дип сөйләде Гөлназ.?
#tmtv #tmtvonline
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtvstar #tmtvwed