Яңа җыентык әзерләнә!.
TMTV премияләре лауреаты, Алтын барс сынын яулаган, «Топ клип» хит-парадын алып баручы Лилия Гыйматдинова икенче җыентыгын чыгарырга әзерләнеп йөри! ☺️Аның беренче “Әкият” дип исемләнгән альбомы 2015 нче елда дөнья күргән иде, ә киләсе җыентыгы «Төшләрем» дип аталачак. ?
Барс медиа кампаниясе белән берлектә чыгачак дискта барысы 19 җыр тупланган. Аларның икесе караоке форматында ясалган. ??Тамашачыларга үземнең җырларымны гына җиткерәсем түгел, аларны башкарып карау мөмкинлеген дә тудырасым килде, ди җырчы. Диск август башында чыгар дип көтелә. ??Шулай ук Лилия әлеге җыентыкның тамашачылар тарафыннан яхшы кабул ителүен өмет итә: тамашачыма ошар дип уйлыйм, диск өстендә бик озак һәм җентекләп эшләдек, ди ул! ?
#tmtv #tmtvonline
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtvweb