«Татар җыры»ның юбилей концерты 21 декабрь көнне «Пирамида»залында татар җырына гашыйк тамашачылар белән берлектә узачак. 20 ел эчендә «Татар җыры» фестивале республикабыз кысаларына гына сыймыйча, бөтен татар музыка дөньясының иң дәрәҗәле вакыйгасына әверелде.

Юбилей — очрашу өчен бик яхшы сәбәп! «Татар Җыры» кебек масштаблы проектның түгәрәк датасы сизелми генә узып китә алмый. Фестивальне оештыручылар һәркемнең йөрәк түренә үтеп керерлек искиткеч шоу әзерли! Дулкынландыргыч мизгелләр һәм бик күп сюрпризлар вәгъдә ителә.
Ә иң зур интригаларның берсе: җырлар!
Бәйрәм сәхнәсендә соңгы ике дистә елның кайсы хитлары яңгыраячак?
Бу сорауга җавап сер итеп саклана. Шунысы тәгаен ачык: бу — без белгән, без яраткан җырлар! Иң матур, якты хатирәләрне яңартучы мәңгелек җырлар!
«Татар Җыры»на — 20!
20 ел бергә!

21 декабрь «Пирамида» концертлар залында бары тик СЕЗ һәм бары сез ЯРАТКАН ҖЫРЛАР!