Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграм аккаунтында еш кына балаларының кызыклы видеоларын куя. Әле кичә генә җырчы төпчек улы — Гөмәрнең башка әнигә китергә теләвен аңлаткан видеосын кертте. Юк, Гөмәр күрше Илсинә апасына бөтенләйгә китмәкче түгел, ул «Мин синең дә аның да малае булам» дип такрарлый. Ә сабыйның китәргә теләвенең сәбәбе — күршеләрдә сыерлар да, сарыклар да бар — Гөмәр әнә шуларны тәбрияләргә — печән ашатырга тели икән. Ләкин Ландыш Нигъмәтҗанова улын башкага бирмәячәген белдерә: «Юк, бирмим мин сине. Син минем улым», — дип җөпли ул.