Татар эстрадасының танылган юмористы Әбри Хәбриев 13 июль көнне туган авылы Мүлмәдә #МҮЛМӘФЕСТ дип аталаган чара уздырды. Юмористның иҗатташ дуслары да Әбринең зур бәйрәмен матурларга, ямьләргә кайткан. Араларында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та булган. Гадәттәгечә, җыр барышында Тямай тамашачыга мөрәҗәгать итә, ләкин бераз ялгыша…

 

Биектаулыларга : «Балтач!» дип кычкыра ул. Шул ук вакытта Фирдүс белән сәхнәдә торган Әбри җырчыны төзәтеп: «Биектау бу!» дип кычкыра. Моңа җавап итеп, Тямай җырлавыннан туктап көлә башлый. Әлеге вакыйганы видеога төшереп инстаграмга бер тамашачы урнаштырган. Менә шулай итеп, Тямай бераз оятка кала..